Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация ясау темпларын арттырырга кушты
Республикада авырулар саны арту фонында коронавирус инфекциясенә тотрыклы коллектив иммунитетны саклау мөһим, дип белдерде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул халык өчен вакцинация уздыру темпларын арттырырга кушты.
Узган атнада республикада коронавирус белән авыручылар саны 8 процентка арткан, шул ук вакытта коллектив иммунитет күрсәткече акрынлап кими, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Бүгенге көнгә Татарстанда ковидтан вакцинаның беренче компоненты 2 миллион 591 мең кешегә ясалган, икенче компонентны 2 миллион 464 мең кеше кадаткан, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
«Безгә республикада тотрыклы коллектив иммунитетны саклау мөһим. Кабат вакцинацияләү буенча эшне активлаштыруыгызны сорыйм. Тынычланырга ярамый, коронавирус беркая да китмәде. Без чит илләрдә дә, үзебезнең илдә дә, республикада да авыручылар саны артуын күрәбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Covid-19 чиреннән саклауның ике нәтиҗәле ысулы бар - вакцинация һәм санитар кагыйдәләрне үтәү, дип искәртте ТР Президенты. «Медицина учреждениеләре битлек режимын киредән кертте инде. Безгә дә киңәшләшергә кирәк булачак. Әлбәттә, җәй көне бу бигрәк тә уңайсыз. Әгәр вазгыять алга таба да бу юнәлештә үссә - мондый чаралар бик кирәк булачак», – дип өстәде ул.
Татарстанда яшәүчеләрне Рөстәм Миңнеханов коронавирусны профилактикалау буенча барлык чараларны да катгый үтәргә өндәде. Бигрәк тә куркыныч янау төркемендәге кешеләргә – өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз