Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавируслы авыру госпитализациягә кадәр үзлектән изоляциядә булган
Казанда Франция гражданины хакимияткә үзенең килүе турында үз вакытында хәбәр иткән һәм башка кешеләр белән элемтәдә булмаган.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда Франция гражданинында коронавирус ачыклаганнар. Моңа кадәр ул үзлектән изоляциядә булган һәм башка кешеләр белән элемтәгә кермәгән. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Ул бик грамоталы, ул үз-үзен изоляцияләү турында төгәл мәгълүмат бирде. Аның изоляция өчен урыны булган. Бу урынны хәзер эшкәртү бара», - диде Фазлыева.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыТатарстанда коронавирус ачыкланган беренче пациентның йогышлы авырулар хастаханәсендә изоляцияләнүен хәбәр иткән иде.
ТР Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус инфекциясенең 21 очрагы теркәлгән.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайтучылардан 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына хәбәр итү һәм ике атналык карантин үтү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз