news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус ачыкланган беренче пациент хастаханәгә урнаштырылды

Франция гражданины республикага килгәннән соң ирекле карантинда булган.

Татарстанда  коронавирус ачыкланган беренче пациент хастаханәгә урнаштырылды
архив tatarstan.ru

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан табиблары карантинда булган Франция гражданинында Covid-2019 коронавирус инфекциясен ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика штабы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус йоктыруның бер очрагы ачыкланган. Читтән кертелгән очрак. Ул — Татарстан Республикасына килгән Франция гражданины. Коронавирус симптомнары ачыклану сәбәпле хастаханәгә урнаштырылды», — дип хәбәр итте Галимова.

Агентлык әңгәмәдәше әйткәнчә, Татарстанга килгәч, чит ил кешесе табибларга хәбәр иткән һәм анализлар биргән, шуннан соң карантинга кергән.

«Алынган анализ нәтиҗәләре буенча чит ил кешесе Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелде. Хәле уртача иде, хәзерге вакытта канәгатьләнерлек, температура юк. Ул табиблар күзәтүендә», -дип аңлатты ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

ТР Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 21 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән — Мәскәүдә дүрт һәм Россиянең 14 төбәгендә берничә очрак.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайткан республиканың барлык халкыннан 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына хәбәр итүне һәм ике атналык карантин үтүне сорыйлар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100