news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус корбаннары саны 291 булды

Узган тәүлектә 1950 елда туган ир-ат үлгән.

Татарстанда коронавирус корбаннары саны 291 булды

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 корбаны булган. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 291 кеше үлгән.

1950 елда туган ир-ат узган тәүлектә вафат булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot