Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 85 кеше Covid-19 йоктырган
Пандемия башланганнан бирле, республикада 16638 кешегә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. 22 кеше хастаханәдә, 63 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чир йоктыручыларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (27 кеше) керә, аннары 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр (19 кеше) һәм 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында 16 яңа очрак ачыкланган.
Авыручыларның күбесе Казанда (39 очрак) теркәлгән, Чаллы (11 очрак) антирейтингта икенче урында тора, өченче — Яңа Чишмә районы (4 очрак). Узган тәүлектә республиканың 20 муниципаль берәмлегендә яңа коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып, республикада 16638 кешегә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. 13 158 кеше (узган тәүлектә — 90 кеше) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз