Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән
Вафат булучыларның өчесе хатын-кыз, берсе – ир-ат.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 1931, 1942, 1955 елда туган өч хатын-кыз һәм 1946 елда туган ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», диелә бу хәбәрдә.
Бүгенге көнгә республикада коронавирустан барлыгы 364 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз