420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекцясе белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. Барысы да аралашу юлы белән йоктырылган.
«26 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларның күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге татарстанлылар арасында — алар 11 кеше. Унар очрак 30дан 50гә һәм 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр булуы теркәлгән.
Республика башкаласына — 17, Чаллыга 11 очрак туры килә. Районнар арасында авыручылар санының иң күбе Яшел Үзәндә — анда дүрт кеше авыру йоктырган.
Пандемия башланганнан бирле республикада 18,3 мең Covid-19 очрагы ачыкланган, 15 мең кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 35е — соңгы тәүлектә.