news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 56 очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 56 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 24 пациент хастаханәгә китерелгән, 67 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 193 мең 954 очрагы теркәлгән. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Тулаем алганда, Россиядә узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 4 мең 675 очрагы ачыкланган, 882 пациент хастаханәгә озатылган, 4 мең 541 кеше савыккан, 48 кеше вафат булган.

Искәртеп узабыз, «Татар-информ» агентлыгы Россиядә коронавирусның «кракен» дигән яңа төрен йоктыруның беренче очрагы теркәлүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Шулай да, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, илдә әле дә булса «омикрон» штаммы өстенлек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot