news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирусның «кракен» дигән яңа төрен йоктыруның беренче очрагы теркәлгән

Россиядә коронавирусның омикрон-штаммының яңа варианты - «кракен» белән зарарлануның беренче очрагы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кракен» вариантын йоктырган беренче пациент Пенза өлкәсендә теркәлгән. Аны VGARus илкүләм базасына көн саен кертелә торган SARS-CoV-2 геномнарын секвенацияләү мәгълүматларын мониторинглау ярдәмендә ачыклаганнар.

Хәзерге вакытта Россиядә «омикрон»ның ВА.5 линиясе өстенлек итә, дип искәрттеләр Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot