news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда корбанга сарыклар җитә, оештырылуы җитми – авыл хуҗалыгы министрлыгы

Бүген республика фермаларында – 51 мең, шәхси хуҗалыкларда 300 мең баш сарык бар.

Татарстанда корбанга сарыклар җитә, оештырылуы җитми – авыл хуҗалыгы министрлыгы
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда сарыклар бар, ә корбанга сату өчен оештыру эшләре җитми. “Татар-информ” хәбәрчесенең “Ни өчен Корбан Гаетенә сарыкларны Казахстаннан алып кайталар?” дигән соравына Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җавап бирде.

“Республика хуҗалыкларында бүген 51 мең тирәсе сарык бар. Заманында ул 1 млн иде. Шәхси хуҗалыкларда 300 меңнән артык баш исәпләнә. Фермерларда сарыкларның баш саны арта бара”, – диде министр урынбасары.

Корбан Гаетенә сарыкларны читтән алып кайту – безнең эшләп бетермәвебез ди, урынбасар.

“Корбанга бер категориядәге сарыклар кирәк, авырлыгы да, мөгезе, койрыгы да аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бу – безнең эшләп бетермәгәнлек. Шәхси хуҗалыклар белән эшләп, алардан терлекләрне җыеп алуны оештырып бетерә алмыйбыз. Көньякта җылырак, сарык күп үрчегән, корбан сарыгы сатучылар шунда барып, көтүлектән җыя да кайта. Бездә бу бәйрәмгә сарык җитми дип әйтмәс идем, оештырылуы җитми. Бизнесменнарның оешмавы. Кече эшмәкәрлекне бергәләп карап бетерергә кирәк. Фермер үзе сата ул, шәхси хуҗалыкныкын җыеп, оештырып алу мөһим. Безгә бу мәсьәләдә эшләргә кирәк”, – диде Нәҗип Хаҗипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100