news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм 14 градуска кадәр җылылык көтелә

Татарстанда көчле җил һәм 14 градуска кадәр җылылык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 3 апрельдә, Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә, Казанны да кертеп, аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.

Көннең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы төнге +2..+7 градустан соң +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк (ТР башкаласында +12..+14 градуска кадәр).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төбәккә циклон якынлаша, ул Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән. Гомумән, метеорологлар фаразлавынча, апрель Татарстанда нормадан бер градуска җылырак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100