news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән циклон Татарстанга якынлаша

Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән циклон Татарстанга якынлаша
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Урта диңгездән Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән циклон Татарстанга якынлаша. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

Метеорологлар әйтүенчә, республикада температура күтәрелеше ул кадәр үк сизелерлек булмый, чөнки республика циклонның көнчыгыш чиге өлешендә кала.

Шул ук вакытта, җылыну бик кискен булмагач, язгы су басу куркыныч кими, дип аңлатты профессор. Хәзер Татарстанда кар катламы 40 см биеклектә, әмма ул тиз эри.

«Алтай, Оренбург өлкәсен хәзер су баса, шул ук вакытта аларда туфрактагы туң нибары 2 сантиметр гына иде, ә бездә 24 см, шуңа күрә җылыну салмак бара», – дип аңлаткан география фәннәре докторы.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген республикада 13 градус җылы булачак. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне көндез 8-14 градус җылы була, дип хәбәр итте республиканың Гидрометеорология үзәге. Ялларда республикада суытачак.

Тулаем алганда, синоптиклар фаразлары буенча, Татарстанда апрель ае нормадан бер градуска җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot