Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын җыю нормаларын яңадан исәплиячәкләр
Эшләр башкару өчен якын арада конкурс игълан ителәчәк.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда каты коммуналь калдыкларны туплауның яңа нормативлары билгеләнәчәк. Эшләр 2020 елның августында башланачак, документ 2021 елның ахырында әзер булачак. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта хәбәр итте.
«Техник биремне әзерләү һәм аны килештерү белән бәйле эшләр тәмамланды, чаралар үткәрү өчен акча бүлеп бирелде. Хәзер конкурс документларының раслаунуын көтәбез. Тиздән чаралар үткәрүгә конкурс игълан ителәчәк», — диде Алексей Фролов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз