news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин

Кама арты театрлары фестивале бер театрга төпләнмичә, Татарстан дәүләт театрлары арасында күчеп йөри торган булыр дип күзаллана.

Татарстанда Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алдагы берничә ел эчендә Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов әйтте.

Чаллы театры Казанга Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә катнашу өчен килгән. Бүген алар Тинчурин театры сәхнәсендә үзләренең “Яратылмый калган ярлар” драмасын күрсәтәчәк.

“Безнең барлык дәүләт драма театрларының яртысы Кама аръягында урнашкан. Мондый фестиваль бу театрларның үсешенә зур өлеш кертер иде”, - ди Татарстанның икенче зур шәһәрендә урнашкан татар театры директоры.

Рашат Фәйхрахманов әйтүенчә, әлеге театр фестиваленең проектлары әзер. Ул татар театры артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Дамира Кузаева исемен йөртергә мөмкин.

Кама арты театрлары фестивале бер театрга төпләнмичә, Татарстан дәүләт театрлары арасында күчеп йөри торган булыр дип күзаллана. Сүз Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә театрлары турында бара.

  • Татарстанның татар дәүләт драма театрлары тарафыннан “Нәүрүз” төрки халыкларның театр фестивале, Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестивале, "Буа: диалог киңлекләре” халыкара театр фестивале, “Һөнәр” яшь режиссерлар театр фестивале үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot