news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге уҗым культуралары начар тишелгән

Туфракта дым җитмәү сәбәпле, уҗымнарга шартлар яхшы булмады, диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Татарстанда көзге уҗым культуралары начар тишелгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республика басуларында көзге уҗым культураларның тишелеше мактанырлык хәлдә түгел. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Быел көзге культураларны чәчү өчен шартлар яхшы булды дип әйтеп булмый. Чөнки августның өченче кварталыннан алып, сентябрь аенда фәкать 15 мм явым-төшем күзәтелде. Дым юк”, - диде урынбасар.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, 2019 ел уңышы өчен 537 мең гектар мәйданга көзге культуралар чәчелгән. Шуның 400 мең гектарын - көзге бодай, 135 мең гектарын арыш культурасы алып тора.

“Туфракта дым начар булу, явым-төшем аз булу сәбәпле, культураларның тишелеше начаррак. Хәер, соңгы арада яуган яңгырлар ситуацияне берникадәр үзгәртте дип саныйм. Тик шулай да, барлык мәйданнарның яртысында көзге культураларның тишелеше һәм үсеше буенча артта калу проблемасы бар”, - диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100