news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 9 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узды

2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Пассажирларны бушлай, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне транспортлау өчен җиһазландырылган махсус автомобильдә китерәләр. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация авыруларны иртәрәк белү, шул исәптән социаль әһәмияткә ия инфекцион булмаган аерым авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру максатында үткәрелә, дип искәрттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Быел бу эш белән 57 меңләп татарстанлыны колачларга планлаштырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү чаралары Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында башкарыла. Дәүләт башлыгы өлкән буынны кайгырту өстенлекле бурычларның берсе булуы турында күп тапкырлар белдерде.

«Татар-информ» гыйнварда илкүләм проект буенча Татарстанда 2 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узганын хәбәр иткән иде.

Мәгълүм булганча, Россиядә планлы нигездә даими рәвештә диспансеризация узып торган, һәм шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшырган гражданнарга киләсе елдан салым чигерүе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100