news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә диспансеризация узучыларга салым чигерүе булачак

Киләсе елдан Россиядә даими рәвештә һәм планлы нигездә диспансеризация узучы, шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшыручы һәркемгә салым чигерүе бирелә башлаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

«Соңгы елларда бездә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар саны артты. Бу безнең мөһим казанышларның берсе. Үз сәламәтлекләренә җаваплы караган кешеләрне дәртләндереп торырга», - диде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, россиялеләр арасында алкоголь куллану шактый кимегән. «Бу, әлбәттә, милләтнең сәламәтлегенә тәэсир итә», - дип ассызыклады ул.

Россия Президенты федераль акчалар хисабына төбәкләрдә, бигрәк тә кече шәһәрләрдә һәм авылларда, балалар һәм өлкәннәр өчен 350 спорт объекты төзергә тәкъдим итте. Бу максатларга өстәмә рәвештә алты ел дәвамында федераль бюджеттан 65 млрд сумга якын акча юнәлдереләчәк, диде ул.

«Югары уку йортлары, колледжлар, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100