Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ике ай эчендә наркотиклар әйләнешенең ундүрт ноктасы ачыкланган
“Шулай ук әлеге өлкәдә 1500 административ тәртип бозу очрагы теркәлде”, - диде Кирилл Жданов.
(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда соңгы ике ай эчендә республикага кертелә торган наркотик матдәләрнең 14 ноктасы ачыкланган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
“Республикада наркотикларга бәйле хәл шактый киеренке. Соңгы ике ай эчендә генә дә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар кертүнең 14 каналы ачыкланды. Министрлыкта наркоманиягә каршы профилактика буенча шактый зур комплекслы эшләр алып барыла”, - диде ТР Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов.
Аның сүзләренчә, агымдагы елның ике аенда законсыз наркотиклар әйләнеше буенча 1500 административ тәртип бозу очрагы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз