news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң куркыныч инфекцияле авыру булып кызамык санала – Роспотребнадзор

“Әлеге авыру прививка ясалмаган бөтен кешегә иярә ала”, - диде Любовь Авдонина.

Татарстанда иң куркыныч инфекцияле авыру булып кызамык санала – Роспотребнадзор
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, республикада иң куркыныч йогышлы авыру булып кызамык (корь) кала бирә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“80нче елларда республикада меңнән артык кызамык очрагы теркәлгән. Массакүләм вакцина ярдәмендә бу сан йөз тапкырга кимеде. 2010-2016 еллар арасында кызамыкның нибары 59 очрагы теркәлгән. Шуның егермесе Татарстанга читтән кергән. Бу - елга уртача 8 очрак дигән сүз. Әмма бүген дә иң куркыныч инфекцияле авыру булып кызамык санала”, - диде Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина сүзләренчә, 2018 елда республикада барлык инфекцияле авыруларның 125 очрагы теркәлгән. Шуларның 77 процентын бума ютәл (коклюш). 94 баланың 40ында әлеге авыру ата-аналар прививкадан баш тартканга килеп чыккан.

“2016 елдан Европада кызамык очраклары артты. Әлеге ситуация 2019 елдан Россиядә дә барлыкка килде. Дөрес, ул Европа илләренә караганда ун тапкырга кимрәк”, - диде Роспотребнадзор вәкиле. Бүген кызамык йөртүчеләрнең куркыныч төркеме булып – прививка ясалмаган кешеләр тора. Гадәттә, бу - эмигрантлар, күчмә халык, чегәннәр һәм билгеле бер дин тарафдарлары (сектантлар), диде ул.

“Узган ел республикада кызамыкның унике очрагы теркәлде. Аны Татарстаннан читтән ияртеп алып кайттылар һәм шуннан прививкасыз кешеләр арасында таралды. Кызамык – бик мәкерле авыру. Әгәр коллективта бер кеше авырса, прививкасыз барлык коллегалары да авыру ияртә”, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

  • Татарстанда 1995 елдан бирле ел полиомиелит, 2009 елдан -дифтерия, 2011 елдан – кызылча (краснуха), 2010 елдан балалар арасында В гепатиты теркәлмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100