ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда вакцина ярдәмендә ел саен 60 меңләп авыру очрагы кисәтелә

24 апрель 2019, 14:41 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстанда вакцина ярдәмендә ел саен 60 меңләп авыру очрагы кисәтелә Быел иммунизация атнасы 24-30 апрель көннәрендә үтә.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ел саен Татарстанда вакцина профилактикасы ярдәмендә алтмыш меңләп авыру очрагы булдырылмый кала. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Ел саен Татарстанда вакцина профилактикасы ярдәмендә 60 мең тирәсе авыру очрагы булмый кала. 2018 елда вакцина ясау ярдәмендә дифтерия, эпидемияле паротит, кызамык, кызылча (краснуха), полиомиели́т, В гепатиты авыруларының  62 722 очрагы кисәтелде. Шулай итеп, 40 млн сумга экономия ясалды”, - диде Любовь Авдонина.

Урынбасар сүзләренчә, вакцина ярдәмендә, 2018 елда Россиядә һава-тамчылы юл аша йога торган авырулар, 80 еллар белән чагыштырганда, 58 тапкырга кимегән. Татарстанда исә бу күрсәткеч 145 тапкырны тәшкил итә.

  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2005 елдан башлап һәр елны иммунизация атнасы үткәрә. Быел ул 24-30 апрель көннәрендә үтә. Бу чорда вакцинаның мөһимлеген халыкка җиткерү буенча күләмле эшләр башкарылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10