news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава температурасының -28 градуска кадәр төшүе һәм томан көтелә

Татарстанда һава температурасының -28 градуска кадәр төшүе һәм томан көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Иртәгә, 12 февральдә, Татарстанда янә температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика территориясендә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25..-28 градуска, шул исәптән Казанда -25 градуска кадәр түбәнәячәк. Моннан тыш, төбәктә кайбер урыннарда томан төшәчәк, дип искәртә метеорологлар.

Һава шартлары начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннар вакытында иминлек кагыйдәләре турында искә төшерә.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген көндез Татарстанда -12..-17 градус салкын булачагы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot