news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда -17 градуска кадәр салкын була

Бүген Татарстанда -17 градуска кадәр салкын була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бу атнаның соңгы көнендә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан секундына 9 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Көндез һава температурасы -12..-17 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100