news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гыйнвар аенда ТАССР йөзьеллыгына багышланган 1,3 меңнән артык чара узган

Вакыйгаларның төп өлеше күргәзмәләр, мәдәни-массакүләм, иҗтимагый-сәяси һәм мәгариф чаралардан торган.

Татарстанда гыйнвар аенда ТАССР йөзьеллыгына багышланган 1,3 меңнән артык чара узган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда 2020 елның беренче аенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган 1,3 меңнән артык чара үткәрелгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыруга багышланган киңәшмәдә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Гадел Садриев хәбәр итте.

“Бер ай эчендә 1347 чара уздырылды, шул ук вакытта 113 чара үткәрергә планлаштырыла”, - диде ул.

Барлык тантаналы чаралардан 44се республика күләмендә булса, 1303е - муниципаль дәрәҗәдә үткән.

"Чараларның төп өлеше күргәзмәләрдән торды. Аннары мәдәни, иҗтимагый-сәяси, мәгариф, спорт вакыйгалары һәм йөзенче булып дөньяга килгән балаларны, гаилә парларын һәм яше йөздән арткан юбилярларны котлау булды", - дип билгеләп үтте Гадел Садриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot