news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан компанияләренә «ТАССРның 100 еллыгы» уңаеннан сертификатлар тапшырылды

«Логотипның урнашуы продукциянең сыйфатын гарантияли һәм Татарстан тарихын пропагандалый», — дип билгеләп үтте республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

Татарстан компанияләренә «ТАССРның 100 еллыгы» уңаеннан сертификатлар тапшырылды

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан компанияләре «Татарстан АССРның 100 еллыгы» билгесенең кулланылуын раслый торган сертификатлар алды. Документларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

«Татарстан Республикасында җитештерелә торган барлык товарлар да диярлек сыйфат буенча лаеклы һәм конкурентлы. Әмма шул ук вакытта безнең өчен бу аерым горурлык, җитәкчеләребез, акционерлар „ТАССРның 100 еллыгы“ логотибын урнаштырып, шул рәвешле сыйфатны гарантияли һәм безнең республика тарихын пропагандалый», — диде Шәйхразиев.

«Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесенең кулланылуын раслый торган сертификатлар Бөгелмә тегү фабрикасына, Кукмара киез комбинатына, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенә бирелде.

Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, сертификатларны тапшыру традициясе Татарстан районнарында да дәвам итәчәк. Ул муниципалитетлар һәм ведомстволардан Татарстан продуктларында «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын урнаштыруга оператив җавап бирүне сорады

«Әлеге сертификатлар аерым урыннарда урнаштырылачак дип өметләнәбез, чөнки бу предприятиенең, барлык хезмәткәрләрнең, ветераннарның гомуми казанышы һәм катнашуы, һәм безнең горурлык билгесе», — диде республика Премьер-министры урынбасары.

Татарстан АССР төзелү көненнән алып бер гасырлык юбилеена 100.tatarstan.ru сайты эшли башлады. Анда «Үзеңнең якташың өчен тавыш бир! — республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирүгә старт куелды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100