news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда "Газель" зур тизлектә "Камаз"га бәрелгән мизгел телефон камерасына эләккән

Яшел Үзәндәге фаҗига урынында 22 яшьлек машина йөртүче һәлак булган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ). “Татар-информ” агентлыгында Татарстанның Яшел Үзән районында 22 яшьлек йөртүче һәлак булган авариянең беренче минутларының телефон камерасына эләккән видеоязмасы барлыкка килде.

  • Кичә Яңа Тура бистәсе янында 22 яшьлек йөртүче утырган “Газель” юл хезмәте “Камаз” машинасына зур тизлектә барып бәрелгән иде.

Бәрелешүдән “Газель” кабинасы металл өеменә әверелгән. Яшь ир-ат машинасында кысылып калган.

Юл транспорт һәлакәте урынына килгән коткаручылар машина йөртүчене чыгарган. Әмма аның гомерен саклап кала алмаганнар, ул һәлакәт урынында үлгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot