ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Песков: Пенсия реформасы турында Путинга мөрәҗәгать итү әлегә вакытсыз
Илсур Метшин Дөнья чемпионатында Казанның башка шәһәрләрдән аерымлыкларын әйтте
Австралия җанатарлары Казанда фанатлар Сабан туе ясады
Төп рольне Казан мэры Илсур Метшинның улы Таһир башкарган фильм трейлеры чыкты

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтенең видеосы чыкты

12 июнь 2018, 13:32 , Фото: соцсети

Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтенең видеосы чыкты Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Яңа Тура бистәсе янында булган.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Социаль челтәрдә Яшел Үзән районының Яңа Тура бистәсе янында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте видеосы чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, көчле авария аркасында "ГАЗель" йөк автомобиле кабинасы тимер өеменә әйләнгән.

Вакыйганы күрүчеләр авариядә үлүчеләр барлыгын әйтә. Гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

“Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, авариядә  «ГАЗель» һәм «КАМАЗ» бәрелешкән. «ГАЗель» йөртүчесе һәлак булган.
 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10