news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гаилә фермалары арта

Хәзерге вакытта республикада 1205 гаилә фермасы исәпләнә.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда гаилә фермалары арта. “Гаилә фермаларын үстерү” һәм “Башлангыч фермерларга ярдәм” программалары нәтиҗәсендә, республикада 1205 гаилә фермасы төзелгән. Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

“Фермерларга ярдәм күрсәтә торган бу программалар 6 ел эшләп килә. Шул вакыт аралыгында 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 млрд сумлык грант отты. 2017 елда гына да 121 КФХ 375 млн сумлык акчалата ярдәмгә ия булды”,– диде министр.

Әлеге программалар нәтиҗәсендә, республикада 1205 гаилә фермасы төзелгән. 104е төзелү стадиясендә. Гаилә фермалары карамагында 200 мең гектар җир бар. Аларда 3 мең кеше хезмәт куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot