news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фронтовик язучыларның сирәк китаплары күргәзмәсе оештырыла

«1920-1950 елларда чыккан бик күп сирәк басмалар таптык. Татар телендә иҗат иткән фронтовик язучыларының сирәк китапларын цифрлаштырырга ниятлибез», - диде акция оештыручысы.

Татарстанда фронтовик язучыларның сирәк китаплары күргәзмәсе оештырыла
Солтан Исхаков

«Үлемсез әдәби полк» акциясе кысаларында Татарстанда иҗат иткән рус телле фронтовик язучыларның сирәк китаплары күргәзмәсе булачак.

«Татарстан фронтовик язучыларының әсәрләре югары сәнгать дәрәҗәсендә язылган. Кызганыч, алар актив укылыштан төшеп калган, алар турында онытканнар. Без Татарстан Язучылар берлеге китапханәсе фондларын игътибар белән өйрәнеп чыктык. 1920-1950 елларда чыккан бик күп сирәк басмалар таптык», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Үлемсез әдәби полк» акциясе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты бүлегенең әдәби консультанты Галина Зәйнуллина.

«Үлемсез әдәби полк» акциясе координаторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова әйтүенчә, алар районнарда укучыларны сирәк китаплар белән таныштырачак. «Күргәзмә Казанда февральдән алып май аена кадәр Язучылар берлегенең бер кабинетында узды. Аны 200гә якын кеше карады. Цифрлаштыру гыйнвардан башланган иде. Татарстанның 8-10 районына чыгарга уйлыйбыз», - ди ул.

Оештыручылар алга таба татар телендә иҗат иткән татар фронтовик язучыларының сирәк китапларын цифрлаштырырга ниятләүләрен әйтте. «Татар аудиториясенә ихтыяҗ зур», - дип өстәде Галина Зәйнуллина.

«Проект дәвамлы булачак. Безнең китапханәдә бик күп кызыклы китаплар бар. Табышлар арасында - Муса Җәлилнең 1944 елда чыккан китабы бар. Ул елларда аның әсәрләрен дәреслекләрдән алган булганнар, шулай да, китап басылып чыккан булган. Ул китап белән кызыксынучылар бар, Муса Җәлил музей йорты ул китапны үзләренә бирүне сорый. Ул китап әлегә безнең күргәзмәдә тора», - диде Илсөяр Иксанова.

Юрий Белостоцкий, Александр Бендецкий, Яна Винецкий, Павел Евгеньев, Сергей Ефремов, Тихон Журавлев, Рәмзи Илялов, Алексей Королев, Виктор Кострин, Владимир Мальцев, Анатолий Мелузников, Геннадий Мельников, Геннадий Паушкин, Мәҗит Рәфыйков, Валерий Синев, Дмитрий Сычев, Игорь Толстойның 1940-80 нче еллардагы китаплары цифрлаштырылган. Алар сайтның «Үлемсез әдәби полк» бүлегендә урнаштырылган.

  • «Үлемсез әдәби полк» проектының партнерлары – Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли китапханәсе, Казан шәһәренең үзәк китапханәсе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, «Реплика» әдәби музыкаль театры.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100