news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларның сирәк китапларын цифрлаштырган

16 китапның 13е инде әзер. Алар Язучылар берлеге сайтының «Үлемсез әдәби полк» бүлегендә урнаштырылган.

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларның сирәк китапларын цифрлаштырган
Солтан Исхаков

«Үлемсез әдәби полк» акциясе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты бүлегенең әдәби консультанты Галина Зәйнуллина әйтүенчә, Язучылар берлеге сайтында рус телендә иҗат иткән фронтовик-язучыларның 1940-1980 елда чыккан китапларын укып була.

Искәртеп үтик, Татарстан Язучылар берлеге «Үлемсез әдәби полк» проекты өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын откан иде. Галина Зәйнуллина әйтүенчә, грант акчасы өлешчә китапларны цифрлаштыру өчен кирәкле җиһазлар – сканер, ноутбук алуга тотылган. Шулай ук, ул проектның дәвамлы булачагын да әйтте.

Юрий Белостоцкий, Александр Бендецкий, Яна Винецкий, Павел Евгеньев, Сергей Ефремов, Тихон Журавлев, Рәмзи Илялов, Алексей Королев, Виктор Кострин, Владимир Мальцев, Анатолий Мелузников, Геннадий Мельников, Геннадий Паушкин, Мәҗит Рәфыйков, Валерий Синев, Дмитрий Сычев, Игорь Толстойның 1940-80 нче еллардагы китапларын цифрлаштырабыз. 16 китапның 13е инде әзер. Алар сайтның «Үлемсез әдәби полк» бүлегендә урнаштырылган.

Шул уңайдан, «Реплика» музыкаль театры Татарстанның рус телле фронтовик язучыларының әсәрләреннән торган «Үлемсез әдәби полк» спектаклен күрсәтә. Премьера 22 июньдә Аксёнов йортында 18.00 сәгатьтә була.

Галина Зәйнуллина һәр язучының язмышы фаҗигале булуын әйтте. «Кайсы репрессиягә эләккән, кайсын сөргенгә җибәрелгәннәр», - ди ул. «Үткән көздә булган спектакльдә фронтовик-язучыларның туганнары да бар иде, алар бик тәэсирләнеп, тетрәнеп кабул итте, чөнки бу аларның якыннарының язмышы, биографиясе», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Реплика» театрының сәнгать җитәкчесе Владимир Нежданов.

«Спектакльгә килмичә калган кешеләр үкенде. Спектакль шагыйрьнең эчке хисләре белән сугарылган, язучы иҗатының бөтен матурлыгы ачыла. Ул барлык кешене дулкынландыра», - дип өстәде «Үлемсез әдәби полк» акциясе координаторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова.

  • «Үлемсез әдәби полк» проектының партнерлары – Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли китапханәсе, Казан шәһәренең үзәк китапханәсе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, «Реплика» әдәби музыкаль театры.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100