news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фермер хуҗалыкларына ярдәм быел да кимеми

Бу максаттан 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстанда фермер хуҗалыкларына ярдәм быел да кимеми
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда фермер хуҗалыкларына булган ярдәм быел да кимеми. Узган ел бу максаттан 2 млрд сум акча бүленгән. Быел да әлеге сумма үзгәрешсез калачак. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Фермер хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән, бюджеттан быел да 2 млрд сум акча бүлеп бирдек. Әгәр теге яки бу субъекттан берникадәр сумма артып калуын белсәк, без моны үз максатларыбызга җәлеп итәргә тырышачакбыз”,– диде Марат Әхмәтов.

Республикада 2016 елдан башлап, “Татарстан республикасы территориясендә шәхси хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәме турында” канун эшләп килә. Аның бер юнәлеше булып, сөтчелек мини-фермаларын төзүгә ярдәм кулы сузу тора. Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2015-2017 елларда 1301 мини-ферма төзелгән, аларга дәүләт тарафыннан 225 млн сум акча бүленгән.

Узган ел фермерларга грант итеп 525 млн сум, 7 юнәлеш буенча шәхси хуҗалыкларга 478 млн сум, кредитларга – 208 млн сум, үсемлекчелек буенча субсидия итеп – 200 млн сум, терлекчелек өлкәсенә – 180 млн сум, техника алуга 141,5 млн сум акча тотылган.

2017 елда хуҗалык итүнең кече формалары 130,5 млрд сумлык продукция җитештергән.

Бүген "Татар-информ" брифингта Марат Әхмәтов "Хезмәт хакын вакытында түләмәү - оешма җимерелүгә китерә", дип әйткәнне хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100