news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда, эш урынында имгәнү алып, хезмәткә яраксыз булучылар саны кимегән

Социаль яклау министры сүзләренчә, производствода үлем очраклары да азайган.

Татарстанда, эш урынында имгәнү алып, хезмәткә яраксыз булучылар саны кимегән
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2017 елда Татарстанда, эш урынында имгәнү алып, хезмәткә яраксыз булган кешеләрнең саны кимегән. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

“Дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, производствода травма алып, эшкә яраксыз булып калу дәрәҗәсе кимегән. 2016 елда бу сан – 474 булса, 2017 елда - 406 очрак. Җитештерү тармагында 2017 елда 30 кеше вафат булган. Үлемгә китергән имгәнү очраклары да 6 процентка кимегән”, – диде министр.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта һәм Татарстанда хезмәт урыннарында 25 яшькәчә хезмәткәрләр ешрак зыян күрә, дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100