ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты
Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте

Җәмгыять

Татарстанда хезмәт урыннарында 25 яшькәчә хезмәткәрләр ешрак зыян күрә

23 апрель 2018, 15:10 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда хезмәт урыннарында 25 яшькәчә хезмәткәрләр ешрак зыян күрә Яшь хезмәткәрләрнең имгәнү дәрәҗәсе өлкәннәрнекенә караганда 40 процентка артыграк.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Статистика буенча, Татарстанда 25 яшькәчә булган яшь хезмәткәрләр эш урынында күбрәк имгәнә. Яшьләрнең травма дәрәҗәсе өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә караганда 40 процентка артык. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Яшь кадрлар белән килеп чыккан бәхетсезлек очракларына берничә фактор йогынты ясый. Болар - эш тәҗрибәсе һәм куркынычсыз эш методлары күнекмәләре булмау яки бу өлкәдә белемнәре аз булу, эш урынында килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр турында алдан белмәү, өлкән хезмәткәр басым ясаганга күрә, үз сүзеңне әйтә алмау”, – диде министр.
Министр сүзләренчә, бүген Татарстанда 14-24 яшьлек 438 мең яшь белгеч исәпләнә. Бу – республиканың барлык хезмәт көченең 21,6 проценты дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" алдарак бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта дип язган иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10