news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җепшек кар һәм +3 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда җепшек кар һәм +3 градуска кадәр җылы көтелә
Фото: © Рамиль Гали, «Татар-информ»

Бүген, 22 мартта, Татарстанда болытлы һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы, ә көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, шулай ук җепшек кар көтелә.

Җил көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, аннары төньяк-көнчыгыш юнәлешен алачак. Кайвакыт 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Төбәктә һава температурасы көндез 0..+3 градус, (Казанда +1..+3 градус) була.

«Татар-информ» белдергәнчә, март азагы Татарстанда нормадан 5 градуска җылырак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100