news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда март ахыры нормадан биш градуска җылырак булачак

Татарстанда март ахыры нормадан биш градуска җылырак булачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда мартның өченче декадасында уртача температура климатик нормадан биш градуска югарырак булачак. Тиешле фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.

Тулаем республика өчен климат нормасы 21 марттан 30 мартка кадәр -2,0 градуска, ә Казан өчен -1,3 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 3,0 һәм +3,7 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot