news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эндоскопия хезмәте күрсәтүче җиде яңа оешма барлыкка киләчәк

Алексей Иванов эндоскопистларны әзерләү системасы тамырдан үзгәргәнен әйтте.

Татарстанда эндоскопия хезмәте күрсәтүче җиде яңа оешма барлыкка киләчәк
Султан Исхаков

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эндоскопия хезмәте күрсәтүче җиде амбулатор медицина учреждениесе барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов хәбәр итте.

“Онкология ярдәме күрсәтүче учреждениеләр санын арттыру һәм җиде амбулатор онкологик оешма булдыру турында карар кабул ителде. Анда мәҗбүри медицина иминияте кысаларында эндоскопик ярдәм күрсәтеләчәк. Бу якын арага планлаштырылган. Программа Президент химаясендә”, - диде белгеч.

Алексей Иванов эндоскопистларны әзерләү системасы тамырдан үзгәргәнен әйтте. “Элек 5 елга бер тапкыр үткәрелеп килгән сертификация системасы хәзер дә сакланды, шулай ук, өзлексез медицина белеме системасы сынала. Белгеч мастер-классларда, конференцияләрдә катнашып баллар җыя”, - диде.

Алексей Иванов сүзләренчә, яшь белгеч-эндоскопистлар мөстәкыйль эшли башлар алдыннан, республика онкодиспансеры табибларыннан өйрәнә. "Без яңа техникада эшләүче белгечнең бөтен мөмкинлекләрне белүенә ныклап ышанган булырга тиеш”, - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100