ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ун ел эчендә ашкайнату һәм сулыш системасы рагын беренче стадиядә ачыклау саны арткан

5 декабрь 2018, 13:04 , Фото: Султан Исхаков

Ун ел эчендә ашкайнату һәм сулыш системасы рагын беренче стадиядә ачыклау саны арткан Дүртенче стадиядәге рак очраклары ике процентка кимегән.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2007 ел белән чагыштырганда, ашкайнату һәм сулыш юллары системасында онкологик авыруларны беренче стадиясендә ачыклау ике процентка үскән. Дүртенче стадиядәге авырулар ике процентка кимегән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов әйтте.

Алексей Иванов яман чирне башлангыч чорда ачыклау буенча эндоскопик диагностика турында сөйләде. “Бүген, ун ел элек булган белән чагыштырганда, тукымаларга анализ нәтиҗәләре буенча ракны исбатлау 82 проценттан 92 процентка кадәр үсте”, - диде Алексей Иванов.

“2017 елда Россия статистикасы буенча, беренче стадиядәге очраклар 30 процентка якын, пациентларның 20 процентында рак дүртенче стадиядә ачыклана. Татарстандагы күрсәткечләр дә шуңа якын. Алар паллиатив ярдәмгә мохтаҗ”, - диде белгеч.

Алексей Иванов республикада ракның башлангыч формаларын ачыклау буенча эзлекле эш, диспансеризация үткәрелүен искәртте. 2016-2018 еларда эндоскопик кабинетлар реструктуризациясе башкарылганын әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10