Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүчеләрнең кереме кимегән
Сәбәбе — кайбер предприятиеләрдә эш тукталып тору белән бәйле.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Коронавирус вакытында Татарстанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүчеләр табышның кимүен белдергән. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта сөйләде.
«Энергия чыганакларын куллану күләмен киметү проблемасы бар. Беренче чиратта, ул электр энергиясе һәм су белән бәйле. Әлеге мәсьәләне без аерым карарбыз. Тәэмин итүчеләрнең табышларын югалту күрсәткечен ел ахырына кадәр төгәл билгеләргә мөмкин булачак. Компенсация чаралары киләсе елда каралачак», — диде Алексей Фролов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз