news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан терлек һәм кош ите җитештерү 395 мең тоннага җиткән

Тәүлек саен авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм республиканың фермерлык хуҗалыклары 3,2 мең тонна сөт җитештерә, 2017 елга караганда 4 процентка артык.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елның 10 аенда ТРның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, хуҗалык кереме кимүгә карамастан, ит, сөт һәм йомырка җитештерүне арттырган. Бу хакта бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә әйтте. 

«395 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, бу узган елгы күрсәткечләрнең 102 процентын тәшкил итә. 1,5 млн тонна сөт савып алынган, 1,1 млрд йомырка җитештерелгән, шул ук исәптә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 879 млн данә. Бу узган елгы күрсәткечләрнең 120 проценты», — диде Әхмәтов.

1 ноябрьгә республикада 1 миллионнан артык баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптә 350 мең сыер, диде министр.

«Бәяләр буенча үсеш булмау баш санына һәм анысы үз чиратында керем өлешенә тискәре йогынты ясады . Бюджеттан компенсация каралган чаралар үз вакытында кабул ителде, әмма югалтулар шактый: 4 млрд сумга җитә», — диде министр.

Әхмәтов 2018 елның 10 аенда Татарстанда кошлар баш санын арттыру буенча җитди үсешкә ирешелде – 1 млн баш, дуңгызлар баш саны 7,5 мең башка артты диде. Министр Татарстанда сөт җитештерү буенча ноябрьдә дә уңай динамика саклануын әйтте. Тәүлек саен авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм республиканың фермерлык хуҗалыклары 3,2 мең тонна сөт җитештерә, 2017 елга караганда 4 процентка артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100