news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел башыннан биш наркопритон ябылган

“Узган елда егермеләп үзәк үз эшен туктатырга мәҗбүр булды”, - диде Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада соңгы ике айда Татарстанда биш наркопритон ябылган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды. Матбугат конференциясе алкоголизм һәм наркомания профилактикасы темасына багышланган иде.

“2018 елда республикада 20дән артык наркопритон ябылды. 2019 елның ике аенда биш наркопритон үз эшен туктатты. Әлегә күрсәткечләр шундыйрак”, - диде ТР Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot