news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда экология чараларында миллионнан артык кеше катнашкан

Санитар-экологик ике айлыкка 3759 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Татарстанда экология чараларында миллионнан артык кеше катнашкан
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Быел республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкта 1 178 000 кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Татарстаның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

“Татарстанлылар тирә-якны чистарту эшендә актив булды. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара, узган ел бу күрсәткеч 1 168 000не тәшкил итте”, - диде ул.

Шулай итеп, чарага җәлеп ителгән кешеләр саны Казан халкы кадәр диярлек - шәһәрдә хәзер 1 251 969 кеше яши.

Ике айлык башында барлыгы 3759 мөрәҗәгать кабул ителгән. Әйләнә-тирәне чистарту эшендә мәктәп балалары да читтә калмаган. “Халык контроле” системасы һәм “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсына биш ай эчендә 3109 хат килеп ирешкән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100