news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар кими

Татарстанда инде дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручыларның кимүе күзәтелә. Әйтик, стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә республикада 98 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

30 пациент хастаханәгә озатылган, 95 кеше савыккан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралу аркасында республикада кертелгән чикләүләрне катгый үтәүне таләп итте. 15 декабрьдән Татарстанда кайбер чикләүләр кертелүен дә искәртик.

news_right_1
news_right_2
news_bot