news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ОРВИ һәм грипп аркасында кертелгән чикләүләрне катгый үтәүне таләп итте

Татарстанда грипп, ОРВИ һәм коронавирустан авыручылар саны арта бара. Традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада авырулар таралуны кисәтү өчен кертелгән көрәш чаралары турында искәртте.

Ул билгеләп үткәнчә, 15 декабрьдән республикада чикләүләр гамәлдә, аларны Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе кабул итте. Әйтик, хастаханәләрдә һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларындагы стационар пациентлар белән очрашуларны тыю кертелә.

Моннан тыш, бу учреждениеләргә килүчеләр һәм персонал мәҗбүри тәртиптә битлек кию режимын үтәргә, көнгә ике тапкыр термометрия узарга тиеш.

«Төркемнәрдә һәм сыйныфларда, грипп яки ОРВИ белән авыру сәбәпле, балаларның 20 һәм аннан да күбрәк проценты булмаса, укыту һәм тәрбия процессын туктатырга күрсәтмә бирелгән», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кертелгән чикләүләрне төгәл үтәргә, аерым алганда, социаль учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә дезинфекцияне һәм керү юлындагы фильтрларның эшен көчәйтергә, хезмәт коллективларында эпидемиягә каршы санитария таләпләрен үтәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100