news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясенә каршы күмәк иммунитет әле 30 процентка җитмәгән

2800гә якын татарстанлыга коронавируска каршы антитәнчеккә тест ясалган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Динар Прокопьев). Татарстанлыларның коронавируска күмәк иммунитеты әле 30 процентка җитмәгән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфир вакытында әйтте.

«Роспотребнадзор төрле яшьтәге 2800 кеше арасында тикшеренү уздырган, анда инде күмәк иммунитет барлыгы күрсәтелгән, әмма ул әле 30 процентка җитмәгән», — диде министр.

«Бу бер ай элек ясалган нәтиҗә, әмма республикада яшәүчеләр Covid-19 инфекциясенә антитәнчеккә тест ясауны дәвам итә», — диде Марат Садыйков.

Июльдә республикада яшәүчеләргә Татарстанда коронавируска иммунитет булу-булмавын белү өчен кан бирергә тәкъдим иттеләр. Тәҗрибәдә катнашучылар җиде яшь төркемендә — бер яшьтән алып 70 яшькә кадәрге һәм өлкәнрәк булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot