Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Садыйков: Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына ихтыяҗ бар
Бүген 100 көн эчендә төзелгән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылачак.
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Динар Прокопьев). Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы коронавирус инфекциясе аркасында гына кирәк түгел. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфир вакытында хәбәр итте.
«Вируслар элек тә бар иде, алар беркая да китми. Шул ук коронавирус, ул мәңгегә безнең белән калачак. Әгәр бераз артка карасак, атипик пневмония вирусы белән дә, дуңгыз гриппы белән дә очраштык, бүген — коронавирус. Шуңа күрә йогышлы авырулар хастаханәсе кирәк. Ул өстәмә урын өчен генә түгел, киләчәктә дә эшләү өчен кирәк», — диде Марат Садыйков.
100 көн эчендә төзелгән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы бүген ачылачак. Садыйков сүзләренчә, Татарстан, башка төбәкләргә караганда, башка юл белән китте, чөнки бу коронавируска каршы көрәш өчен вакытлы госпиталь түгел, ә капиталь корылма.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачуга Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килергә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз