news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Болгар һәм Свияжскка багышланган фотобәйге оештырылачак

Бу хакта бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Болгар шәһәрлеге һәм Свияжск утрау-шәһәренә багышланган фотокүргәзмәдә билгеле булды.

Татарстанда Болгар һәм Свияжскка багышланган фотобәйге оештырылачак
Рамиль Гали

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу буенча “Яңарыш” фонды Болгар һәм Свияжск күренешләреннән фотобәйге үткәрергә җыена. Бу хакта бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Болгар шәһәрлеге һәм Свияжск утрау-шәһәренә багышланган фотокүргәзмә ачылышында билгеле булды. “Без ел саен, һәр яңа ел башланганда, Болгар һәм Свияжскны тасвирлаган фотобәйге оештырырга булдык. Анда төрле буын фотографлары, шул исәптән, балалар да катнаша алачак, - дип белдерде "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова. Ул һәр фоторәссамның архивында яхшы фотолар саклануын әйтте. Фотобәйге ул фоторәсемнәрен халыкка чыгарырга ярдәм итәчәк. Тарихи урыннарның бай фотоархивы барлыкка киләчәк.

Әлеге фотобәйгенең ни рәвешле уздырыласы төгәл күзалланмаган. Оештыручылар тәкъдимнәр кабул итә.




 

news_right_1
news_right_2
news_bot