Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда беренче тапкыр, вакцина ясату сәбәпле, грипп белән авыручылар саны кимегән
“2018 елда барлык халыкның 48 процентына прививканың әлеге төре ясалды”, - диде Роспотребнадзор идарәсе вәкиле.
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2018 елда Татарстанда беренче тапкыр гриппка каршы вакцина ясау буенча киң колачлы эшләр башкарылган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
“Узган ел гриппка каршы вакцина буенча киң колачлы эшләр башкарылды. Ул барлык халыкның 48 процентына ясалды. Бу - башка еллар белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Мондый күтәрелеш беренче тапкыр күзәтелде”, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
"Гриппка каршы вакцина ярдәмендә, соңгы биш елда грипп белән авыручылар саны 12 тапкырга кимеде”, - диде Любовь Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз