Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда беренче тапкыр елына бер млрд йомырка җитештерелде
Соңгы өч елда йомырка җитештерү 29 процентка артты, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары йомырка җитештерү буенча елга 1 млрд данә чиген беренче тапкыр узды. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда авыл хуҗалыгы оешмалары йомырка җитештерү күләмен тотрыклы рәвештә арттырып бара. «Өч ел эчендә үсеш 29 процентка артты», – диде Марат Әхмәтов.
Республика авыл хуҗалыкларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 2016 елда 838 млн данә йомырка җитештерелгән. 2017 елда - 880 млн, 2018 елда 1 млрд 079 млн данә тәшкил иткән.
«Азык-төлек өчен йомырка җитештерүнең 32 процентын «Яратель» тәэмин итте»,- диде министр. 2018 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелгән йомырка күләменең 76 проценты (814 млн йомырка) «Яратель» өлешенә туры килә, дип аңлатты Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, узган ел төбәктә хуҗалыкларның барлык категорияләре 1,4 млрд данә йомырка җитештергән. Бу 2017 ел күрсәткеченнән 17 процентка артык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз