news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Bell-407 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган урын ачыкланды

Бу вертолет Левашеводан Матюшино торак пунктына таба оча торган булган, дип фаразлана.

Татарстанда Bell-407 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган урын ачыкланды
ГУ по РТ МЧС РФ

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә Татарстанның Кама Тамагы районында вертолет боз өстенә төшеп утырырга мәҗбүр булганлыгы турында хәбәр ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе депутат Айрат Хәйруллинның Bell-407 вертолеты төшкән урын ачыкланды, дип белдерде.

Бу вертолет Левашеводан Матюшино торак пунктына таба оча торган булган, дип фаразлана.

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16.21 сәгатьтә вертолет Матюшино бистәсе тирәсендә радарлардан юкка чыкты дигән хәбәр килә. Ул Алексеевск районының Левашево торак пунктыннан кайтырга чыккан. Беренчел фаразлар буенча, вертолетта өч кеше булган.

Хәзерге вакытта вертолет төшеп утырган урын ачыкланган. Ул Лаештан көньяк-көнчыгышка таба алты километр ераклыкта булырга тиеш. Бу урынга Лаеш районының эзләү-коткару төркеме башлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе беренче урынбасары Ирек Кадамов җитәкчелегендә һава тутырылган мендәрле судно китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100