news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагында вертолет каты итеп бозга төшеп утырырга мәҗбүр булган

Вертолетта ике пассажир һәм пилот булган.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Кама Тамагы районында вертолет бозга төшеп утырырга мәҗбүр булган, төшкән вакытта ул бозга бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһите хәбәр итте.

Бу хәл кичке алтыда Лаеш районы территориясендә булган дип хәбәр ителә.

Вертолетта ике пассажир һәм пилот булган. Аларның сәламәтлеге турында әлегә берни дә билгеле түгел.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100