Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Bell-407 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган урын ачыкланды
Бу вертолет Левашеводан Матюшино торак пунктына таба оча торган булган, дип фаразлана.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә Татарстанның Кама Тамагы районында вертолет боз өстенә төшеп утырырга мәҗбүр булганлыгы турында хәбәр ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе депутат Айрат Хәйруллинның Bell-407 вертолеты төшкән урын ачыкланды, дип белдерде.
Бу вертолет Левашеводан Матюшино торак пунктына таба оча торган булган, дип фаразлана.
Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16.21 сәгатьтә вертолет Матюшино бистәсе тирәсендә радарлардан юкка чыкты дигән хәбәр килә. Ул Алексеевск районының Левашево торак пунктыннан кайтырга чыккан. Беренчел фаразлар буенча, вертолетта өч кеше булган.
Хәзерге вакытта вертолет төшеп утырган урын ачыкланган. Ул Лаештан көньяк-көнчыгышка таба алты километр ераклыкта булырга тиеш. Бу урынга Лаеш районының эзләү-коткару төркеме башлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе беренче урынбасары Ирек Кадамов җитәкчелегендә һава тутырылган мендәрле судно китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз